-ДЫР кис. 1. 1) Үзе ялганып килә торган сүзләргә чамалау, фаразлау, икеләнү төсмере өсти. Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз... А.Алиш 2) Сорау сүзләре кулланып яки сорау интонациясе белән ясалган контекстларда үзе ялганып килгән сүзгә билгесезлек төсмере өсти. Кайсыдыр бер өйдә бер Сыерчык бар иде. Г.Тукай. Болгарларның кайсыдыр бер өлеше, көньякта – хәзәрләр арасында яшәгән чорда, бу яңа дин белән танышкан. Р.Фәхретдинов 3) Сорау алмашлыкларыннан билгесезлек алмашлыклары ясауда кулланыла (кайдадыр, кайчандыр һ.б.ш.). Кайчандыр бу урын Каргалган җир булган, Таш атып, ут чәчеп Тетрәгән, убылган. И.Юзеев 4) Ант итеп сөйләгәндә, ант сүзен куәтләү өчен кулланыла. Валлаһидыр менә! Шулчак бая гына юл аша бу якка чыгып җиткән аклы-каралы йонлач мәче, бик күптән күрешмәгән дусты кебек, тере бутафориянең янына ук килде ---. Җ.Юнусов 5) Тиңдәш исемнәргә ялганып, «шуның кебек, шуның ише» дигән мәгънәне белдерә. Өйгә кайтуга, тавык пешерде, әбисе белән вак бәлешләр ясады, пыяла банкаларга тозлы кыярдыр, кайнатмадыр кебек тәм-том тутырды ---. Р.Мирхәйдәров 6) сөйл. Ниндидер көчле хис белдергән җөмләнең билгеле бер кисәгенә ялганып, берәр сыйфатын ассызыклап күрсәтә. Мин аны шундый яратам. Ул шундый яхшыдыр, матурдыр.... 2. дыр и. мәгъ., сөйл. Нигезсез, дәлилсез мәгълүмат, хәбәр; имеш-мимеш. Дырны чәчкәнгә – кырык ел, әле дә булса тишелеп чыкканы юк. Әйтем |