ДЫР-ДЫР иярт. 1. Нәрсәнең дә булса бик кызу бөтерелеп, әйләнеп яки калтырап, дерелдәп торуын яисә шул вакытта ишетелгән калтыраулы тавышны белдерә. «Ә коляскадагы баланы, елаган саен, дыр-дыр селкетергә кирәк, шуңа күрә андыйлар нервный булып үсә», – дип, товарының файдасы турында да сөйләп алды Сәйдәр әфәнде. Шәһри Казан 2. рәв. мәгъ. Шундый тавышлар чыгарып. Вышка, станоклар дыр-дыр дырылдый. Татар әдипләре |