ДЫҢ-ДЫҢ иярт. Нәрсәдер бәрелгән, орынган тавышны белдерә. Почмак яктагы мичкәнең бөкесен дың-дың китереп бәреп ачтылар. М.Мәһдиев. Җирдән аерылган тәгәрмәчләр, арбаны бер якка ычкындырып, кабинаны изә-изә, дың-дың бәрелеп һәм туп сымак сикерә-сикерә, үзәнгә таба очты, ахыр чиктә елга үзәнендә тынып калды. Н.Хәсәнов |