ДЫҢГЫЧЛА’У ф. Бик каты басып, көчләп, төя-төя тыгызлау. Халык клубка дыңгычлап тулды. З.Хәким. Тишеккә дыңгычлап тутырылган иске сырманы карчыклар ягына төртеп төшерү җиңел булмады. Г.Гыйльманов Дыңгычлап бетерү Тәмам дыңгычлау; дыңгычлауны тәмамлау Дыңгычлап карау Дыңгычларга тырышу Дыңгычлап кую Дыңгычланган хәлгә китерү. [Хәмдия әби] Тишек-тошыкларны чүпрәк, кәгазь кебек чүп-чар белән дыңгычлап куйды да, ашны искечә, керосинкада пешерә бирде. И.Гази Дыңгычлап яту Әле, хәзер дыңгычлау. Бераздан, чемоданын шыплап тутырып бетергәч, ир күрә: моның хатыны да чемоданына киемнәрен дыңгычлап ята. Л.Лерон Дыңгычлый башлау Дыңгычларга керешү. Капчыклары артыннан, «юан» дисәм, аз булыр, ике марҗа шаулашып керделәр дә өске сәндерәгә бу нигъмәтләрен дыңгычлый башладылар. А.Хәмзин Дыңгычлый бирү Бернигә карамастан, дыңгычлауны дәвам итү Дыңгычлый төшү Тагы да бераз дыңгычлау |