ДЫҢГЫРДЫК с. 1. 1) Дыңгырдый, «дыңгыр» авазлары чыгарып яңгырый торган. Шул сәер, гайре табигый дыңгырдык тавышлар Гаслимәне тәрәзәгә якын ук китереп бастырды. Җ.Юнысов

2) Дыңгырдатып селкетә торган. [Профессор] Авыр фикер сөрешенең дыңгырдык арбасын чокырлы-ташлы хәйлә юлларыннан йөретте. Ф.Яхин. [И.Сираҗи:] Татарны санламауларына көенә-көенә, дыңгырдык юлларны каргый-каргый, Яңа Чишмәнең үзенә дә барып җиттем. Акчарлак

2. и. мәгъ. Дыңгырдый яки дыңгырдата торган нәрсә (2 мәгъ.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә