ДЫҢГЫРДА’У ф. 1) «Дыңгыр» сыман тавышлар чыгарып тору; дөбердәү катнаш дыңгылдау. Мин инде рельска ятам дигәндә генә, соңгы чуен тәгәрмәч дыңгырдап тәгәрәп узды. И.Салахов. Чыгып китим дигәндә генә Адвокатның борыны төбендә генә, дыңгырдап, төрмә ишеге ябыла. Р.Батулла. «Ни өчен таң тишеге белән, дыңгырдап, аш бүлмәсендә буталанып йөрисең, сасыган татар!» – дип кычкырына башлады ул. Р.Ахунова

2) Дыңгырдык, каты юлда (арбага һ.б.ш.) утырып барганда селкенү. Тигез юлдан сикәлтәгә төшкән арба, дыңгырдап, эчләрне селкетә иде. Ш.Галиев

Дыңгырдап алу Берникадәр вакыт дыңгырдау

Дыңгырдап йөрү Гел, шактый вакыт дыңгырдау. Безнең өебездә – шәһәр белән ике арада дыңгырдап йөреп көйсезләнгән аклы-каралы гади телевизор. М.Мәһдиев

Дыңгырдап кую Кинәт кенә, бер тапкыр дыңгырдау

Дыңгырдый бирү Бернигә карамастан дыңгырдауны дәвам итү

Дыңгырдый төшү Бераз дыңгырдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә