ДЫҢГЫРДАВЫК с. 1. 1) Дыңгырдый торган, бик тавышлы. Дыңгырдавык арба 2) Дыңгырдата торган, сикәлтәле. Дыңгырдавык авыл юллары 2. и. мәгъ. 1) Юлдагы, аяк астындагы каткан балчык түмгәкләр, вак кантарлар, шулардан торган тигезсез һәм каты җир. Дыңгырдавыктан бару. Дыңгырдавыкны әйләнеп үтү 2) Дыңгырдый яки дыңгырдата торган нәрсә. Ходай сакласын, теге тимер дыңгырдавык колакка бәреп тормаса, без җырның эчке ритмын тоя алмаячакбыз! Сәхнә |