ДЫҢГЫР-ДЫҢГЫР иярт. 1. Дөбердәүле, калтыраулы тавышны белдерә. Дыңгыр-дыңгыр, Шалтыр-шолтыр, Шыгыр-шыгыр, Шалт! Трамвай дус, кешеләрне Гел күп төяп чап! Р.Вәлиев. Тәгәрмәчләр тавышы дыңгыр-дыңгыр, Бәлки, кайсысы да яхшы кыздыр. В.Ильясов 2. рәв. мәгъ. Шундый тавыш чыгарып. Арбадагы мичкәләр дыңгыр-дыңгыр килә |