ДЫҢГЫЛДА’У ф. «Дың» сыман тавышлар чыгарып, шундый авазларны хәтерләтеп, өзек-өзек яңгырау. --- Кәримә шофёр егеткә учындагы акчасын төртте дә туктарга кушты. Үзе, кабинадан төшешли үк, өстә дыңгылдап килгән Зәкиягә кулын сузды. К.Булатова. --- таяк арасыннан, ягъни капкадан тәгәрәп үткән туң бәрәңге койма тактасына дыңгылдап бәрелде. Н.Хәсәнов

Дыңгылдап алу Кыска вакытка гына, берникадәр дыңгылдау

Дыңгылдап кую Кинәт кенә, бер тапкыр дыңгылдау

Дыңгылдап тору Бертуктаусыз дыңгылдау

Дыңгылдый башлау Дыңгылдарга тотыну

Дыңгылдый бирү Дыңгылдавын дәвам итү

Дыңгылдый төшү Тагы да бераз дыңгылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә