ДЫҢ, ДЫҢ-ДЫҢ иярт. 1. 1) Зур кыңгырауны какканда, авыр металл әйберләрне үзара бәргәндә, гомумән, авыр металл әйберләргә бәрелгәндә яки шундый әйберләр егылып төшкәндә чыккан түбән тондагы көчле тонык тавышны белдерә. Аларның «дөп-дөп», «дың-дың» ритмнарыннан биш минуттан баш чатнарга тотына. Безнең гәҗит 2) Бик каты, сулкылдап, баш авыртуны белдерә 2. рәв. мәгъ. 1) Шуңа охшаш тавышлар чыгарып. Почмак яктагы мичкәнең бөкесен дың-дың китереп бәреп ачтылар. М.Мәһдиев 2) Бик каты, сулкылдап (баш авырту турында) 3. хәб. функ. «Дың» сыман тавышлар чыгарган эш-хәрәкәтне, шулай ук бик каты, сулкылдап, баш авыртуны белдерә |