ДЫМЫГУ ф. сир. Дымсулану, аз гына дымлану. Гасимә, ашкынып, көзге каршына килде. Туткыл алсу йөзе сизелерлек агарган, калын кара бөдрә чәч толымнары ике як иңбашына таралып төшкәннәр, зураеп торган күзләре дымыгып, караеп калганнар ---. М.Ибраһимов. «Шомырткара», – дип дәшәргә җыенганда, күз төпләренең дымыгуын тоеп, тагы тыелырга мәҗбүр булды Микәй. Р.Мөхәммәдиев Дымыга бару Акрынлап, тагын да дымыгу Дымыга төшү Бераз дымыгу Дымыгып бетү Бөтенләй, тулысынча дымыгу Дымыгып кую Кинәт кенә, көтмәгәндә-уйламаганда дымыгу |