ДЫМСУЛАНУ ф. Аз гына, җиңелчә генә дымлану, бераз дымлыга әйләнү. Әгәр сөйгән егете кайткан кызның күзләре дымсулана, хәтта яшькә тула икән – монысы инде шатлык яшьләре ләбаса!.. М.Хуҗин Дымсулана бару Акрынлап, берникадәр күләмдә дымсулану Дымсулана башлау Дымсуланырга керешү Дымсулана төшү Бераз дымсулану Дымсуланып бетү Тәмам, бик нык дымсулану Дымсуланып китү Кинәт, берникадәр күләмдә дымсулану. Һава ничектер җылынып, дымсуланып китте. Ф.Шәфигуллин Дымсуланып кую Берара, аз гына дымсулану Дымсуланып тору Дымсуланган хәлдә булу. Агыйдел аларны дымсуланып торган зәңгәр томаннары, ургылып аккан киң сулары белән каршылады. В.Имамов. --- стена буендагы ятакта юантык гәүдәле, иреннәре дымсуланып, бүселебрәк торганы Мәҗит исемле егет китап актаргалап ята иде. Ф.Шәфигуллин |