ДЫМЛЫ с. 1) Дымланган, дым тарткан, дым сеңгән; юеш. Алай дисәң, Ак бабайның сүзе дә ышандыра кебек – һава дымлы, бөркү, чык та мул төшә. Г.Гыйльманов

2) Дым белән капланган (күз, тире һ.б.ш. турында). Артык түзә алмады ул [Микәй], сасы нәрсәне кире төкереп, дымлы күзләрен яшерергә теләгәндәй, ирләр яныннан китеп барды. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә