ДЫМЛАНУ ф. 1) Дым сеңү, юешләнү, дымлыга әйләнү. Җирләр дымлана, – Бу кайчак була? (Көз көне). Г.Тукай. [Равил] Төшеп җиткәндәрәк, кызыл балчык өстендә дымланып яткан ташка сикергән иде, таеп китте дә арты белән балчыкка егылды һәм аска кадәр шуып төште. Н.Әхмәдиев

2) Күзгә бераз яшь килү, яшьләнү. Халисәнең күзләре дымланды. Ф.Садриев. Кәҗә бәтиен исән күрүдән икесенең дә күзләре дымланды, бугазлары тирәсендә нәни төерләр уйнап алды. Р.Мөхәммәдиев

Дымлана бару Дымлану акрынлап арту; торган саен ныграк дымлану. Җир баскычның иңкүләнгән бусагалары аска төшкән саен дымлана, салкынлана бара. Шәһри Казан

Дымлана башлау Дымланырга тотыну. [Гөлүсә] Күз яшьләрен күпме генә тыярга тырышса да, күңеле мөлдерәмә тулган иде, ахры, дымлана башлап авырайган керфекләрен чет-чет йомгалап алды да кисәк кенә читкә борылды... М.Хәсәнов

Дымлана төшү Бераз дымлану. Тау башына менеп җиткәч, Нургали, башын артка ташлый биреп, дымлана төшкән күзләре белән авылы өстенә беравык карап торды. Ә.Еники. [Нурулланың] Үзенең дә күзләре дымлана төште, сулышы ешайды. А.Фәләхов

Дымланып алу Озак булмаган вакытка гына дымлану. Булачак артистларның уены да, педагоглары Хәлил абыйларының иҗаты да мине дулкынландырды, хәтта кайчак күз керфекләрем дымланып алды. И.Юзеев

Дымланып бетү Тәмам, тулысынча, ахыргача дымлану. Тәмәке тән тиреннән дымланып беткән икән, тирә-юньгә ачы төтен исе таралды. В.Имамов

Дымланып китү Кинәт дымлану. --- Сөембикә алдындагы бәрәңге тәкәсен этеп үк куйды, аның кәефе кырылган иде, күзләре дымланып китте. Ф.Садриев. – Рәхмәт, кирәк түгел иде, – дип мыгырданды ул [Ногман], дымланып киткән күзләрен яшереп. И.Хәйруллин

Дымланып тору Дымланган хәлдә булу. Күзләре зур, дымланып торган эре карлыган төсле [Фәниянең]. М.Хәсәнов. Минһаҗетдин шундагы хатыннарның балык шикелле салкын, кайсысының яңа гына суелган, дымланып торган ит шикелле җылы, ләкин җансыз кулларын тотып чыкты. К.Тинчурин

Дымланып чыгу Кинәт дымлану; дымланган хәлгә килү. Карлыгачның да бөтен тәне ялтырап, дымланып чыкты. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә