ДЫК, ДЫК-ДЫК иярт. 1. Берәр авыр әйбернең нәрсәгә дә булса бәрелүе яки ике авыр әйбернең үзара бәрелешүе вакытында ишетелгән тонык тавышны белдерә. Ишекне «дык» итеп ябып, егетләр чыгып киттеләр. М.Мәһдиев. Авыз ерырга да өлгермәдем, Зөбәрҗәт «дык» итеп аркама китереп бәрде ---. Л.Ихсанова. Менә кемдер дык-дык коридордан узды. Н.Гыйматдинова

2. рәв. мәгъ. Шуңа охшаш тавышлар чыгарып. Берничә дагалы итек дык-дык китеп барды. И.Салахов. Башын югары күтәргән Галәвиев, дык-дык басып, строй алдында бара. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә