ДҮРТПОЧМАК и. мат. 1) Дүрт почмактан гыйбарәт булган геометрик фигура. Әнә шул дүртпочмакны янә кечерәк дүртпочмак тотып тора – бинаның эчке өлеше бу. М.Хәбибуллин. --- мөһерләр --- эллипс, түгәрәк, төзек дүртпочмак, квадрат рәвешендә --- була. Гасырлар авазы. Аның өстенә «колак» формасында киселгән икенче дүртпочмак кисәген урнаштырырга кирәк. Ватаным Татарстан

2) Кайсыбер якларда, эченә ит белән бәрәңге һ.б.ш. эчлек салып, дүрт почмак рәвешендә бөкләп пешерелә торган камыр ризыгы. Аның каруы, өчпочмак урынына дүртпочмак пешерәләр (Түбән Новгород өлкәсендә). Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә