ДҮРТЛЕ с. 1. Үлчәме дүрт берәмлеккә тиң. Дүртле күкрәкчә. Дүртле галош. Дүртле ачкыч 2. и. мәгъ. 1) Дүрт санын белдерә торган берәмлекнең исеме. Дүртле урындыкка охшаган 2) Биш баллы бәяләү системасында иң югары «бишле» билгесеннән түбәнрәк «яхшы» билгесен белдерә. Сынау вакытында «бишле» алу – Өметгалигә зур бәйрәм. Өметгалинең «өчле»се башкаларның «дүртле»сеннән әйбәтрәк була. М.Юныс. Һәр баланың төрле билгесе: «Бишле», «дүртле», «өчле», «икеле», Төрле-төрледер киемнәре: Аллы-гөлле, яшел, зәңгәрле. Н.Нәҗми 3) сөйл. Машина маркасы (ВАЗ-2104). «Салон музей ачса, беренче «дүртле»не музейга бирер идем», – ди машина хуҗасы Гөлчәчәк ханым. Маяк |