ДҮРТКЕЛЛӘ’Ү ф. 1) Дүрткел формасында итеп эшләү, дүрткел ясау; дүрткел формасын бирү, шул формага китерү. Мәйданның сул ягында – дүрткелләп эшләнгән һәйкәл. С.Шакир. Менә кабер өстенә рәшәткәләрне дүрткелләп куйдылар. Х.Камалов. Авылны, дүрткелләп, кызылармеецлар урап алып ятканнар. З.Зәйнуллин

2) диал. Кара-каршы дүрткә каплап, дүрт катлап бөкләү. Бала искесен дүрткелләп төрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә