ДҮРТКЕЛ с. 1. 1) Дүрт ягы бертигез, дүрт почмаклы фигура формасындагы. Юл кырыенда ниндидер зур дүрткел ташлар аунап ята. Г.Әпсәләмов. Зурлыгы белән бусы [бүлмә] иске фатирдан әллә ни аерылмый, әмма тегесе озынчарак, бусы дүрткел иде. Ә.Фәйзи. Бәләкәй флигельнең тар гына өйалдын яктыртыр өчен, такта стенага кисеп ясалган дүрткел тишеге аркылы Садыйк байның бүрегә охшаган соргылт күзләре [ялтырый] ---. Ш.Камал

2. и. мәгъ. Дүрт ягы бертигез геометрик фигура; квадрат яки куб формасындагы әйбер. Стенасы мәчет дүрткелләре түбәсе кебек куе яшелгә буялып, тәрәзә араларындагы озынча ак дүрткелләренә кызгылт җирән төстә ярым ай билгесе ясалган бу вагон татар байлары исеменнән хәзерге военный министр Гулковка бүләк итеп тапшыру өчен эшләнгән иде. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә