ДҮРТӘҮЛӘП рәв. Дүртәү бергә, дүртәү булып. [Егетләр] Дүртәүләп пароходка утырды ---, Перьмга таба кузгалдылар. Л.Гыйльми. Пристав, бер жандарм, ике пүнәтәй шулай дүртәүләп керделәр, аннан-моннан, өстән-өстән генә тентеделәр дә, егеткә апасыннан килгән ике татарча хат белән татар социал-демократлары басмасыннан берничә китапны алып чыгып киттеләр. Г.Ибраһимов. Әти кайткач, без анда дүртәүләп барабыз да бер казан өйрә алып кайтабыз. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә