ДҮРТӘРЛӘ’Ү ф. 1. Сафка тезгәндә һ.б.ш. шундый эшләрдә дүртәрләп төркемләү, дүртәрле берәмлекләп аеру, бүлү 2. дүртәрләп рәв. мәгъ. Дүртәр-дүртәр итеп. Шахтага төшә торган эшчеләр дүртәрләп, бишәрләп клеткада шахтага төшәләр. Ш.Камал. Анда аларны, вагоннардан төшереп, дүртәрләп тезделәр дә, бер зур елга буена алып килеп, брезент чатырларга унарлап бүлеп тутырдылар. З.Зәйнуллин. Ансат юлны сайласак Һәм дүртәрләп санасак, Бер хат артып калачак. Р.Нуруллин |