ДҮРТӘР сан Һәркемгә (һәрнәрсәгә) дүрт, бертигез күләмдә дүрт булуны белдергән бүлем саны. Һәр кызга дүртәр мөгез бүләк итеп алып барабыз, ди. М.Фәйзи. Сәләхиев Әхмәдетдин белән Фёдор Кузьмич Ивановларның җинаятьләрен 109, 13, 118, 117 нче маддәләр буенча карап, боларга бишәр ел ябылу өстенә, дүртәр ел хокуктан мәхрүм ителүне тәкъдим кылды. Г.Ибраһимов. Пахомов ротаны, тыгызлап, дүртәр кешедән тезде дә, өзеп-өзеп кенә бер-ике сүз әйтте. Г.Бәширов |