ДҮРТАЯКЛАНУ ф. 1) Дүрт аягына да бердән басу (хайваннар турында). Ат дүртаякланып чабып китәргә әзер кебек 2) Иелү яки чүгәләү, кулларына таянып һәм аякларына басып мүкәләү. Тавышка йөгереп килгән Әхмәт балалары, Миңлесылуны дүртаякланган килеш күргәч, көлеп җибәрделәр дә: «Бу да берәр хәл, инсафтан килгән, шәригать кушуы буенча эшләнә торган эштер инде», – дип уйладылар. Ф.Әмирхан. Барыбер, барыбер яз килер, һәм сез тагын да алма, кыяр бакчаларына дүртаякланып кунакка йөрерсез! Һ.Такташ. Бу забойга тар гына бер тишектән керәсе икән. Дүртаякланып, үрмәләп керделәр. И.Гази |