ДҮРТ сан 1. Өч һәм биш арасында килеп, 4 санын, микъдарын белдергән сүз. Закир, моннан дүрт ел әүвәл мәдрәсә тәмам итеп, шул заманнан бирле Казанда аттестат зрелостенә әзерләнеп ята иде. Ф.Әмирхан. Шуны ике татар, бер чуваш, бер рус – барлыгы дүрт авыл җыелып барганнар да үзара бүлешкәннәр. Г.Ибраһимов. – Ул җирне күтәрү өчен дүрт ат җигәргә кирәк иде шул, Ибрай абзасы, – диде берәү, «юкны кайгыртасың» дигән төсле, сузып, өметсезләнеп әйтте. М.Әмир 2. и. мәгъ. 1) к. дүртле 2 (1 мәгъ.). Дүрткә берне кушсак, биш була бит. А.Алиш. Дүрт белән өч арасында әз генә, нәни генә тыныш була. Г.Ибраһимов. Мөселман кешегә дүрткә хәтле өйләнергә китап куша ич. Ш.Камал 2) к. дүртле 2 (2 мәгъ.). [Солтан:] Арифметикадан – 4, тарихтан – 5, әдәби укудан – 5. О, әдәби укудан синең [Зөмәрәнең] гел «биш» икән. А.Әхмәт. Аның дәфтәрләрендә генә түгел, класс журналында, хәтта табелендә дә бары «дүрт»ләр белән «биш»ләр генә. А.Шамов 3) Дүрт санын эченә алган күләм, авырлык, ераклык, вакыт арасын белдерә. Бездә Җиде яшьтән алып җитмешкәчә Картлар, яшьләр, нәни балалар Тик бер теләк белән яналар: Авырлыкка-нигә карамастан, Бишьеллыкны дүрттә үтәргә! Һ.Такташ 4) Сәгать, вакыт. Сәгать дүрт тулу сәбәпле, шәкертләргә таралырга да вакыт җиткән иде. Ф.Әмирхан. Эш биредә таң белән башлана, беренче савуны дүрт белән биш арасында ук үткәрәләр. Ә.Еники ◊ Дүрт аяклы мал Гомумән мал-туар, җәнлек турында. Дүрт аяклы малдан тагын ниләр бар соң синең? Г.Бәширов. Дүрт аяклы хайван к. дүрт аяклы мал. «Кеше көлкесе итеп калдырма, канатым, бакчы, дүрт аяклы хайван да сөртенә, бәхил бул, килешик!» – ди. Г.Бәширов. Инде бүген общий җыенда, эшләрне тәртип илә караган өчен, арадан дүрт аяклы хайваннардан булса да, кошлардан булса да бер председатель сайлагыз. Ш.Маннур. Чөнки дүрт аяклы хайваннар безгә, карыннары ач булмаганда, зарар тидермиләр, ә бу ике аяклы җанварлар, бирән кебек, итебезне ашап, каныбызны эчеп, корсакларын тутыргач, курнос борынлы мәхәббәтсез хатыннарына модный шляпалар кидермәк өчен, саескан вә гайре гөнаһсыз кошларны үтереп, тиреләрен туныйлар, канатларын йолкалар. Ш.Мөхәммәдев. Дүрт күз белән көтү Кемне, нәрсәне дә булса бик зарыгып, бик тилмереп көтү. Менә инде тагы җәйгә чыккач, кайгы өстенә кайгы, дүрт күз белән көтеп алган игеннәр бик начар булдылар. М.Гафури. Хәзер инде дүрт күз белән Әхмәди абзыйның кайтып җиткәнен көтәләр. М.Гали. Дүрт күз белән көтеп торган иптәшләренә күзәтүенең нәтиҗәсен хәбәр итте. Г.Гобәй. Дүрт стена эчендә (арасында) яту Өй, гаилә эчендә генә яшәү, җәмәгать хәлләренә битараф, алардан читләшкән булу. Картайган көнемдә, шәһәргә килеп, дүрт стена арасында ятмас идем, бәхетем булса. М.Кәбиров. Дүрт ягың кыйбла «Ихтыярың, теләсәң кая барырга мөмкин, бәйле түгел, теләсә кая китә аласың» мәгънәсендә. Җитмәсә тагы Зыя, мәдрәсәдән чыккан да --- дүрт ягым кыйбла дип, әллә кайларга йөри тора, күчә тора, адресы алмашына тора, кайбер хатлар югалып та кала. Г.Ибраһимов. Һәм, аңа илтифатсыз, үз эшендә дәвам итеп, көлкеле тәгъбиргә, дүрт ягын кыйбла ясап йөри бирде. Г.Ибраһимов. Дүрт ягы сигез кыйбла к. дүрт ягың кыйбла. Аңар монда эш тыгызрак терәлдеме – дүрт ягы сигез кыйбла. Ш.Камал |