ДҮНҮ ф. 1) иск. Бер төрдән икенче төргә күчү, бер нәрсәдән икенче нәрсәгә әйләнү, әверелү. Я, карт атагызны менә Таптагыз җиргә салып сез, Көлгә дүнгәнгә кадәр!.. Һ.Такташ 2) Аумакайлану, әле бер якка, әле икенче якка күчү. [Абдулла] Җае чыккан саен, ләкин үзләре икәүдән-икәү генә булганда, Янышның бөтен әшәкелекләрен чыраена бәреп әйтә, аны оялту, вәгазьләр белән тугры юлга дүндерергә ниятли. Җ.Рәхимов 3) Билгеле бер фикерне, карашны үзгәртү, алардан баш тарту. Әмма башына бер әйбер кереп утырдымы – аңардан дүндерү Нәгыймә өчен бик зур мәшәкать, азап була иде. Г.Ибраһимов. Картларны да иске нәзар һәм фикерләреннән дүндерергә тырышырга мәҗбүрият күр! Ф.Әмирхан. Ул фикердән инде дүндем… М.Гали 4) Үз динеңнән ваз кичеп, икенче дингә күчү. Кайсылар күктән газап иңгән диләр, Чөнки хак диннән халык дүнгән диләр. Ф.Бурнаш 5) Гомумән нәрсәдән дә булса баш тарту, ваз кичү. Рухның музыкага ихтыяҗын, омтылуын нәрсә дә бетерергә мөмкин түгел, --- аңардан аны нинди куәт тә дүндерә алмый. Ш.Әхмәдиев 6) диал. Ачык йөз күрсәтмәү, нинди дә булса сәбәпләр (ачу, үпкәләү һ.б.ш.) аркасында, караңгы чырайлы булу. Хосусан, ул миңа һәм дә сеңелләремә --- күбесенчә йөз бирми, дүнеп тора иде. Ш.Камал Дүнеп бетү Тәмам, тулысынча дүнү. Җир йөзендә без түмгәкме, Әллә зәгыйфь бер имгәкме? Дүнеп беткән әтрәк-әләм, Иләс-миләс җилбәзәкме? Ә.Хәсәнов Дүнә язу Аздан гына дүнми калу. [Хаҗия Гыйлемдарга:] Зәңгәр мәчет мәдрәсәсенә бирдем – карт марҗа итәгенә тагылып, әлгаязы билләһи, динеңнән дүнә яздың... Т.Гыйззәт |