ДҮМГӘК и. 1) Җир өстендә калкып торган, кечкенә, әмма ныклы (гадәттә, тамырлары белән җиргә береккән) балчык, туфрак өеме. Яшьләр, кулга-кул тотынып, җыр әйтешә башлагач, ул да түгәрәккә керде. Үзенә чират җиткәч, күңелендәге зарын җырга салды: «Җимнәр сиптем дүмгәккә, Яшел башлы үрдәккә...». Ә.Дусайлы 2) күч. Калкып, кабарып торган урын. Маңгаеның нәкъ уртасында тавык күкәеннән аз гына кечерәк бер дүмгәк үскән. Г.Хәйри |