ДҮЛӘНӘ и. бот. Роза чәчәклеләр семьялыгыннан, агач яки куак булып үсә торган чәнечкеле үсемлек; русчасы: боярышник. Дүләнәдән дә авыз иттеләр. Хәтта гөлҗимеш белән баланны тәмләп карарга да онытмадылар. Д.Бүләков. Ә дүләнә – йөрәк чирләренә юлыккан яисә йоклый алмый интеккән кешеләр өчен менә дигән. Ватаным Татарстан |