ДҮДӘК и. зоол. 1) Торна кошлар семьялыгыннан, зур гәүдәле, озын муенлы, тиз йөгерә торган дала кошы; русчасы: дрофа. Очарга сәләтле хәзерге кошларның иң авыры дүдәк. Аның авырлыгы 20 кг чамасы. Татарстанның үсемлекләр һәм хайванннар дөньясы

2) күч. Тол, ялгыз, гаиләсез кеше. [Шәмсия:] Өйләнү өчен озак вакыт кирәкми, улым, һаман шулай тол дүдәк булып йөрмәссең бит. Т.Гыйззәт. Каравылчы Мифтахетдин, тол дүдәк булганга, төнлә генә түгел, көндез дә келәтләр янында урала. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә