ДУЭТ и. ит. махс. 1) Ике башкаручыдан (җырчы яки музыкант) торган ансамбль. Фәридә-Алсу дуэты

2) Һәрберсенең мөстәкыйль башкару партиясе булган ике уен коралы яки ике тавыш өчен язылган музыкаль әсәр. [З.Сафиуллин:] Узган ел да мин Илназның концертларында катнаштым. Аның өчен «Әби чәче» дигән җырга дуэт яздырдык, ул тамашачыга ошады булса кирәк. Акчарлак

3) күч. Гомумән ике кешедән торган төркем. Әлеге дуэт тоткарлану белән, оператив хезмәт вәкиле, аларның дәүләт оешмаларындагы вазифаи затлар белән багланышлары ачыкланмады, дигән белдерү ясады. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә