ДУЭЛЬ и. фр. кит. Алдан билгеләнгән шарт буенча ике кеше (рәнҗетелүче белән рәнҗетүче) арасында үткәрелгән кораллы атыш. [Фәрит:] Ә ул... сине алдап качкан адәм актыгын... дуэльгә чакырыр идем. Ә.Дусайлы 2) күч. кит. Ике каршы, дошман якның көрәше. Өзлексез артиллерия дуэле дәвам итә, пулемётлар шатырдый, мылтык тавышлары яңгырый |