ДУЫЛДА’У ф. 1) «Ду-у» сыманрак калын тавыш чыгарып, бик нык гүләү

2) Шундый калын тавыш тәэсирендә яңгырап, шаулап тору

3) Бик каты шаулау, көчле тавыш чыгару (табигать көчләре турында)

4) күч. Ниндидер эш-хәрәкәтне шау-шу килеп, җанланып үтәү, башкару. Ничек тиз кергән булса, дуылдап, шулай чыгып та китәр иде. Аннан соң тынлык урнаша... Безнең гәҗит

5) сөйл. Ачуланып, ризасызлык белдереп дулау, холыксызлану, талашып-сугышып бетү

Дуылдап йөрү Әле, хәзерге вакытта дуылдау. Кошлар әйткәннәр: Алай син канатлы да, кош та булгач, ни өчен, хайваннар җиңгәндә: «Без җиңдек», дип, алар арасында дуылдап йөрдең соң? Риваять



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә