ДУШ и. фр. 1) Тәнгә су сиптереп коена торган җайланма. --- ул [Аля], кабарынкы юеш чәчләрен чачаклы зур сөлге белән сөртә-сөртә, залга чыкты. Бар, душ астында юын, диде. Р.Кәрами

2) Шундый җайланмасы булган бүлмә. Кайберәүләр исә спортзал, компьютер бүлмәсе, душ кабиналары белән дә горурлана ала. Ватаным Татарстан. Ике бәдрәф һәм ике душ, өч йокы бүлмәсе, бөтен җиһазлары булган ике катлы йорт бу. Безнең гәҗит

3) Шундый җайланмасы булган бүлмәдә юыну, чистарыну, гомуми гигиена, яисә коенып алу процедурасы. Кайнар душтан соң полковник хушбуйларын тәненә мул итеп сөртеп тә алгач, ул ашханәгә килеп керде ---. Р.Мирхәйдәров. Салкын душ бераз баш чатнавын баса, дип ишеткәне бар иде аның, шуңа күрә юынып чыгарга булды. Душтан соң тамагы да ачкан кебек тоелды. Безнең гәҗит

4) Тәнгә су сиптереп дәвалый торган гигиена һәм су дәвасы процедурасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә