ДУЧМАК и. Түгәрәкләп җәйгән юка камыр өстенә изгән бәрәңге, сөткә кушып туглаган йомырка, эремчек һ.б.ш. нәрсәләр ягып пешерелгән ашамлык, камыр ашы. Әнисе дучмак пешерергә җыена, ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде. Р.Мөхәммәдиев. Дучмакны майлы табага яисә калайга тезеп, өстенә сөттә туглаган йомырка салалар да шунда ук мичкә тыгалар. Әзер дучмакны, майлап, табынга чыгаралар. Татар халык ашлары |