ДУХИ и. рус сөйл. Хуш исле матдәләрнең спирттагы эремәсе, ислемай, хушбуй (парфюмерия чарасы буларак кулланыла). Чөнки «Дәфтәр» языла башлаган елларны «мещан» сүзе бик модада иде: танец – мещанлык, духи – мещанлык, чәчәкләр – мещанлык, галстук – мещанлык... күп нәрсәне мещанлык дип «аңлаучылар» бар иде. Г.Кутуй. Шулай ук мине [мәтрүшкәне], чәй, сабын, духи һәм одеколон ише әйберләр ясаганда да, бик теләп кулланалар. Ш.Фәрхетдин |