ДУТАР и. фар. Корпусы груша формасында булган, чирттереп уйнала торган, ике кыллы, таҗик, төрекмән, үзбәк һәм кытайларда киң таралган халык уен коралы. Каракалпак җирендә өч төрле уен коралы каршылый: сорнай моңы, дутар кыллары чыңлавы, дойра дөпелдәве. Ш.Галиев. Уйна, әйдә, алтын кыллы дутар! Р.Миңнуллин |