ДУСТАНӘ рәв. фар. кит. 1. Дусларча. Мәскәү белән дустанә яшәү – бик тә мөһим сәясәт, хан, әмма ут күршеләремез нугайлар илә араны ныгыту – иң олы фәгалиятләрнең берсе... Р.Батулла. Шуңа кешеләр дә һәрчак дустанә мөнәсәбәттә. Сөембикә 2. с. мәгъ. Үзара дуслыкка корылган. Әлеге дустанә мөнәсәбәттән ике як та үзенә бер ямь таба иде. Р.Мөхәммәдиев |