ДУСЛАШУ ф. 1) Үзара дуслык мөнәсәбәтендә булу, дус булу. Элек якын иткән кешеләрем, моның белән дуслашсам, капитанга ошамас дип, читкә тайпылдылар. М.Юныс 2) күч. Нәрсәгә дә булса мөкиббән китү, артык мавыга-кызыксына башлау, ярату. Иренмәс җаннар әнә күптән үләннәр белән дуслашты инде: төрле ашлар, салатлар белән аш төрли, киптереп, кышкылыкка да запас әзерли. Өмет Дуслаша бару Вакыт үткән саен дуслыклары ныгу. Ике колхоз, елдан-ел дуслаша барып, берсен-берсе алга әйдиләр. Г.Бәширов Дуслаша башлау Дуслашырга керешү. --- авылда күп кенә егетләр берәм-берәм Озын Хөсәен белән дуслаша башладылар. Һ.Такташ. Кайчандыр канына сеңеп калган бу караш анда үсеп җиткәч тә бетмәде, киресенчә, студент булгач, Сәгыйть белән дуслаша башлагач, тагын да ныгыды, төпләнде генә. Н.Фәттах Дуслашып алу Кыска гына вакыт аралыгында дуслашырга өлгерү; гомумән, дуслашу. Чик буенда, эчке гаскәрләрдә, десантурада хезмәт итеп кайткан егетләр белән дуслашып алам да сугыш алымнары өйрәтүләрен сорыйм. М.Кәбиров. [Әти] Тиз арада шундагы халык белән дуслашып та ала. К.Миңлебаев Дуслашып бетү Бик нык дус булып китү, тәмам дуслашу. --- без Истанбулда аның [Хәмзә бәй] белән еш-еш очрашып, күрешеп тордык. Дуслашып беттек. Р.Батулла Дуслашып йөрү Әле, хәзер дуслар булу. Без Хаҗип белән беренчедән башлап бергә укыдык. Дуслашып йөргән чаклар да булды шикелле. М.Юныс Дуслашып китү Кинәт дуслашу; дуслашкан булу. Күпмедер вакыттан соң Хәмит кайта, боларга килеп йөри башлый, Сәгыйдәнең атасы белән дуслашып китә ---. Ә.Еники. Ибраһим абый Нуруллин белән бик еш аралашмасак та, соңгы елларда дуслашып киттек. Ф.Яруллин |