ДУСЛАШТЫРУ ф. Дуслыкка, дуслашуга этәргеч бирү. Авылдашлар бәйрәме тарихыбызны яңарту, авылдашларны очраштыру, күрештерү, дуслаштыру, бердәмлеккә, теләктәшлеккә чакыру чарасы да булып тора. Кызыл таң. Безнең клубның максаты – төрле милләт халыкларын дуслаштыру, бер-берсенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру. Шәһри Казан Дуслаштыра бару Торган саен ныграк дуслаштыру Дуслаштырып кую Кинәт кенә дуслаштыру Дуслаштырып тору Һәрвакыт, гел дуслаштыру |