ДУСЛА’РЧА рәв. 1. Дуслар кебек, дус буларак, җылы хисләр белән. Аннары, минем белән дусларча шаяргандай, өстәп куйды ---. Ф.Баттал. Дусларча язылган җылы хатың өчен рәхмәт. Г.Кутуй 2. с. мәгъ. Дусларга хас булган. Хәлим аны [Нәфисәне] карады, тәртипләде, үзенең назы, җылысы һәм дусларча мөнәсәбәте белән, бик тиз аякка бастырды. Г.Гыйльманов |