ДУС и. фар. 1. 1) Кем белән булса да дуслык мөнәсәбәтендә торучы, ышанычлы кеше, якын иптәш. Булып дуслар белән берлектә даим, Гомернең тиз үтәр язын кичерсәм. Дәрдемәнд. Минем Хәлфитҗан исемле бик якын балачак дустым бар иде. Ә.Дусайлы. Өстәлемдә саф чәчәкләр – дустым китте миңа биреп. Р.Вәлиев

2) күч. Яраткан, якын күргән кеше, әйбер яки җан иясе, яисә шуларны яраткан кеше үзе. Китап укырга яратам – Ул минем якын дустым. Сабантуй

3) Теләктәшлек күрсәтүче, яклаучы, фикердәш, тарафдар. Аерылмас дустыңа авыр сүз әйтмә. Әйтем

4) дускай, дускаем, дустым энд. сүз Күпчелек очракта дустанә, якын күргән кешегә эндәшкәндә, мөрәҗәгать иткәндә кулланыла торган сүз. Менә эләктеңме? Шул кирәк сиңа! «Бишле» көткән идең! Дускаем, дөньяда «икеле» билгесе дә була. М.Юныс. Шулай да, Биктимер дустым, балачагыбызның кызыклы һәм ачы бер истәлеген болай ярлы итеп сөйләвем өчен, син мине ачуланма инде. Ф.Хөсни

2. с. мәгъ. Яхшы мөнәсәбәттә булган. Дус кыз. Дус егет

3. рәв. мәгъ. Дусларча, дус булып. Яңа гаиләсеннән уңды ул [Мәхмүтов], Мияссәрә белән, аңлашып, дус яшиләр. Р.Мирхәйдәров

4. хәб. функ. сөйл. Нәрсә белән дә булса мавыгу турында. Ул китап белән бик дус

Дус кеше Мөрәҗәгать, эндәшү сүзе. [Шәйхаттаров:] Шулай булгач, дус кеше, койрыгыңны кыс та тик утыр. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә