ДУРШЛАГ и. нем. Суда җиңелчә пешереп алынган азыкны (токмач, дөге һ.б.ш.) саркыту өчен хезмәт итә торган, зур булмаган тишекләрдән торган чүмеч. Стовбуненко буфет чиләген табып алып килде: «Автол салып куйганнар, вәхшиләр. Дуршлаг та аларда икән, сөзгеч итеп кулланганнар». М.Юныс. Төнәтмәне кәстрүлдә килеш суыталар, дуршлагтагы үләннәрне кәстрүлгә сыгалар, сөзәләр һәм шешәләргә тутырып, бөкеләп куялар. Сәламәтлек календаре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә