ДУҢГЫЗ и. 1) Партояклылар семьялыгыннан, ите, мае һәм тиресе өчен асрала торган, чагыштырмача зур гәүдәле имезүче йорт хайваны; русчасы: свинья. Байыйсың килсә – дуңгыз асра, бөләсең килсә – айгыр асра. Мәкаль. Илле җиденче елда элеккеге мәчет бинасыннан дуңгыз абзары ясадым. Г.Гыйльманов

2) күч. гади с. хурл. Бик шапшак, җыйнаксыз, пычрак кешегә карата кимсетеп әйтелә. Алкаш тәре, кичә тагын дуңгыз булып кайткансың! Мәзәк

3) Мәдәни-рухи ихтыяҗлары бик түбән булган кеше турында. Дуңгыз бер кеше иде. Хәрамхор (хәрам ашаучы) иде. Татар мөселман календаре

4) Түбән җанлы, әшәке, бик юньсез, әдәпсез кеше турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә