ДУМБРА и. Корпусы өчпочмак яки ярымтүгәрәк формасында булып, чиртеп уйнала торган, озын тоткалы ике кыллы казак халык уен коралы. Хан чиртте, думбрадан ямьсез бер тавыш чыкты. Хан әйтте: – Әй, бу думбра бик начар икән, аны алмыйм, кирәк булса, үзеңә ал! Әкият. Узган ел борынгы уен коралларында уйнаучылар санаулы булса, быел дәф, думбра, дөңгердә уйнаучылар күренде. Кәеф ничек?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә