ДУЛКЫНЛЫ с. 1) Тирбәнеп, дулкынланып торган (диңгез, күл өсте һ.б.ш.) 2) Дулкынга (1 мәгъ.) охшаган, дулкын хәрәкәте рәвешендәге. Начальник --- алдындагы чиста кәгазьгә ниндидер дулкынлы сызыклар сызып карады. М.Юныс 3) күч. Көчле кичерешләр, уй-тойгылар белән сугарылган (сүз, җыр, халәт һ.б. турында). Мин үлгәч тә, җәйге кичләрдә аккан суга карарга яңа кешеләр килер. Алар да, күңелләрендә дулкынлы тойгылар кузгалганын сизеп, --- киләчәккә планнар корырлар. М.Юныс |