ДУЛКЫНЛАТУ ф. Дулкыннар барлыкка китерү. Идел суын дулкынлатып, Пароход китеп барыр. Китеп барыр еракларга Яр булмый калган ярым. Р.Харис. Абыйларым, дәү балыклар кебек, суны дулкынлатып шаяралар. Ватаным Татарстан

Дулкынлата башлау Дулкынлатырга тотыну

Дулкынлата төшү Тагы да ныграк дулкынлату

Дулкынлатып җибәрү Кинәт дулкынлата башлау. Йомшак таң җиле кырдагы куе үләнне дулкынлатып җибәрде. Ш.Усманов

Дулкынлатып тору Бертуктаусыз дулкынлату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә