ДУЛКЫНЛАНУ ф. 1) Дулкын (1, 2 мәгъ.) барлыкка китерә торган тирбәнешле хәрәкәттә булу, чайкалу. Дулкынланып торучы шушы ипи диңгезен ул күзе белән иркәли, иреннәре белән үбә... Ф.Садриев. Куе яшел төстәге бәрәңге сабаклары, аның тулы, тыгыз балтырларына уралырга теләгәндәй, дулкынланып кала. Р.Мөхәммәдиев

2) Дулкынга охшаш бөдрәләнеп тору яки дулкын сыман (рәвешендә) булу. Көз матур иде. Саргылт чәч ташкыны, дулкынланып, җилкәләренә агып төшкән. М.Юныс

3) күч. Тынычсыз хәлдә булу, тынычсызлану, көчле борчылу. Тынлыкны бозып, Кәлимуллинның дулкынланган тавышы ишетелде... Ф.Садриев

4) Нәрсә белән булса да килешмәү, тискәре мөнәсәбәт белдерү, ризасызлык күрсәтү. Халык дулкынлана

Дулкынлана бару Торган саен ныграк дулкынлану

Дулкынлана башлау Дулкынланырга тотыну. Әлфия дә, туган көне якынлашу белән, дулкынлана башлады. Ә.Сәйфуллин

Дулкынлана төшү Бераз дулкынлану

Дулкынланып алу Азга гына дулкынлану

Дулкынланып китү Кинәт, берникадәр вакытка гына дулкынлану. Чәчәкләргә күмелгән укытучы апа дулкынланып та китте. Ватаным Татарстан

Дулкынланып кую Кинәт, бер тапкыр дулкынлану

Дулкынланып тору Әле, хәзер дулкынланган хәлдә булу. Кояш зәһәрләнепме-зәһәрләнә. Һава булып, һава эри. Әнә офыкта дөрләп янган һава су өстендәге томан сыман дулкынланып тора. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә