ДУЛКЫНЛАНДЫРУ ф. 1) Дулкыннар барлыкка китерү. Көчле җил диңгезне дулкынландыра 2) күч. Борчу, тынычсызлап тору, тынычлык бирмәү. Колхида турында Паустовский китап язган. Бу китап мине шактый дулкынландырган иде. М.Юныс. Әйе, иҗат эше – артист эше – җиңел генә бирелми. Ләкин, тамашачыны дулкынландырырлык образлар тудыргач, күңелдә иксез-чиксез шатлык, рәхәтлек сизәсең. Яшәү яме Дулкынландыра бару Торган саен ныграк дулкынландыру Дулкынландыра башлау Дулкынландырырга тотыну. Рәшидәнең әледән-әле аңа игътибар итүе һәм дәшүе аны ихтыярсыздан дулкынландыра башлаган иде инде. Ә.Еники Дулкынландыра төшү Бераз дулкынландыру Дулкынландырып бетерү Бик нык дулкынландыру Дулкынландырып килү Күптәннән, бертуктаусыз дулкынландыру Дулкынландырып тору Туктаусыз яки әледән-әле дулкынландыру. Гражданнар сугышы чорының романтикасы мине «Сиваш»ны язганчы да, аннан соң да һаман дулкынландырып торды, әле хәзер дә шулай. Г.Бәширов |