ДУЛКЫНЛАНДЫРГЫЧ с. Дулкынлануга (2 мәгъ.) китерә торган, күңелгә нык тәэсир итеп, көчле хисләр уята торган. Барысы да дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Шулай булмыйча, хан күтәрмәк тамашасына җыелдылар лабаса! М.Әмирханов. Менә ул дулкынландыргыч мизгелләр. «Алсу шушы була инде», – дип, кабинетыннан чыгып килүче укытучы ханым кочып алды аны. Ватаным Татарстан |