ДУЛКЫН-ДУЛКЫН с. 1. Формасы белән дулкынга охшаган, дулкынсыман. Яланаяклап суга кердең, тешләреңне җемелдәтеп көлә-көлә, учларыңа су тутырып миңа сиптең, дулкын-дулкын чәчеңне артка чөеп, ак йөзеңне салмак искән җилгә куйдың... Ә.Гаффар. Бөтенләй таныш булмаган, зур кара күзле, дулкын-дулкын булып торган озын чәчле Венера белән кайтып керә. Ватаным Татарстан 2. рәв. мәгъ. Дулкыннар рәвешендә, дулкынланып. Чәчләре иңбашына дулкын-дулкын агып төшкән. Н.Дәүли. Ул арада булмады, айгыр һи-һаһайлап куйды, бөтен сырты буйлап дулкын-дулкын калтырану йөгерде, биясе дә билдән бөгелеп-бөгелеп килде. Ф.Яхин. Игътибар итегез, һәр комбайнчы, тәүдә техникасын басу читенә туктатып, дулкын-дулкын чайкалган басуга сокланып карап тора, тук башакларны кулына алып уып карый, бары тик аннан соң гына, канатланып, эшкә тотына. Кызыл таң |