ДУЛКЫН и. 1. 1) Су өслегенең тирбәнүе нәтиҗәсендә барлыкка килә торган озынча калкучыкларның берсе, күпермәсе. Икесе дә телләрен йоткандай тын гына утырдылар, бер-берсенә дәшмәделәр, дулкыннарның көймәгә сугылып пышылдашканын гына тыңладылар. Р.Мөхәммәдиев. Ярларыңда шаулый таллыклар. Дулкыныңда – балыклар. Казан утлары

2) күч. Нәрсәнең дә булса дулкын тирбәнүен хәтерләткән хәрәкәте. Ул, башын чайкап, чәч дулкыннарыннан маңгаен әрчеде дә, озын керфекләрен тибрәтеп, сәгатенә карап алды. М.Юныс

3) физ. Физик мохитта тирбәлү хәрәкәте. [Беренче кунак:] Әлбәттә, без бит сезнең теле-радио дулкыннарын еш тотабыз. Сергачтан Рәшит Вагаповны яхшы беләбез. З.Хәким. Звенодагыларның үзенә булган нәфрәтен ул шушы кайнар һава дулкынын тойган кебек тоя. Ф.Садриев. Тавыш дулкыны. Электромагнит дулкыны

4) Кемнең яки нәрсәнең дә булса хәрәкәте вакытында барлыкка килә яки берсен икенчесе алыштырып торган агым, тирбәлеш; ташкын. Аккошныкыдай озын, йомшак ап-ак муены ачылып китте аның, таралып төшкән чәч бөдрәләре дулкын булып какты. Р.Мөхәммәдиев

5) Ыгы-зыгылы, шау-шулы халык массасы. Халык дулкыны

6) күч. Иҗтимагый тормышта, хәрәкәттә нинди дә булса көчле күтәрелеш, үзгәреш, борылыш һ.б.ш. турында. Инфляция дулкыны

7) күч. Көтмәгәндә һәм бик көчле ташып чыккан хисләр чагылышы, эмоциональ халәт. Аның ярсуы яман юлда йөрүчеләрнең барысын да утлы дулкын булып күмеп ташлар сыман иде. Р.Хисмәтуллин. Көй дулкыны, җырның сүзләрен куәтләндереп, кыз кичергән газапларны тыңлаучыга җиткерә. М.Юныс. Кайчакларда ул үз хыялыннан үзе исереп китә, түгәрәк йөзе эчтән алланып чыга --- бәрхет тавыш белән, шундый бирелеп, агачлар турында сөйли башлый, син, үзең дә сизмичә, әсәренеп аның дулкынында тирбәлә башлыйсың. М.Галиев

2. с. мәгъ. сир. Дулкынлы, дулкынланып торган. Әллә нинди дулкын-дулкын булып яткан кар каплап киткән болын... Ф.Бәйрәмова. Әле дә күз алдымда дулкын чәчең. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә